Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

1 март көнне Минзәлә шәһәрендә яшәүче безнең өчен кадерле булган әниебез, әбиебез Миннебанат Сафа кызы БАЙМУХАМЕТОВА 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә

01 марта 2019, 10:56

856

0

0

1 март көнне Минзәлә шәһәрендә яшәүче безнең өчен кадерле булган әниебез, әбиебез Миннебанат Сафа кызы БАЙМУХАМЕТОВА 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә

Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсә дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши белә ул. Безне дә үзе кебек итагатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстерде. Бүгенге көндә дә ул безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле илаһи зат.

Кадерлебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Безнең күңел җылыбызны тоеп, игелегебезгә куанып озак яшә. Картлыгың тынычлыкта һәм муллыкта узсын.

Сине яратып улларың, киленең, оныкларың һәм туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев