Минзәлә
  • Рус Тат
  • 14 мартта Татар Мөшегесе авылында яшәүче кадерле әниебез, әбекәебез Зөлфирә Мәхтүм кызы Хановага 70 яшь тула.

    --, 14 март 2020 - 00:24
    209
    0
    0

    Кадерле әниебез, әбекәебез!

    Безнең өчен бу дөньяда син – иң изге, иң кадерле, иң гүзәл кеше. Хәзерге вакытта тормышта ныклы адымнар белән басып, үз урыныбызны табып яшибез икән, болар бар да синең әтиебез белән бергә биргән тәрбия нәтиҗәсе. Пар канатсыз калу авырлыгын күрсәң дә, син сыгылып төшмәдең, балаларыңны кеше иттең, еларлык чакта да еламадың, бервакытта да зарланмадың. Синең яшәү рәвешең безнең өчен үрнәк, син безгә ныклы терәк. Кадерле әниебез, әбекәебез! Сау-сәламәт булып, балаларың, оныкларың өчен куанып, безнең белән бергәләп бәхетле озын гомер итәргә язсын сиңа.

    Кызларың-кияүләрең, улың-киленең, оныкларың, киявең

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: