Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

15 май көнне Татар Мөшегесе авылында яшәүче олы хөрмәткә лаек әниебез, әбекәебез Фәйрүзә Әхмәтхан кызы Салахованың олуг юбилее. 

15 мая 2022, 07:07

543

0

0

15 май көнне Татар Мөшегесе авылында яшәүче олы хөрмәткә лаек әниебез, әбекәебез  Фәйрүзә Әхмәтхан кызы Салахованың олуг юбилее. 


Без 4 баланың әнисе Әлфинә, бөтен авылны тетрәндереп,  япь-яшь көе үлеп китә. Кечкенәдән рәхимле, тәрбияле укытучы кыз Фәйрүзә ике дә уйламый, 4 балага әни булырга ризалык бирә. Уртак бала –энебез Рушан дөньяга килә. Без 5 бала әти-әни назын тоеп, тату зур гаилә булып үстек. Әти-әниебезнең ярдәме белән тормышта үз урыннарыбызны табып, балалар үстереп, оныклар үстерешеп ятабыз. Әниебезгә, әбекәебезгә бик рәхмәтлебез. Әтиебез генә бу көннәрне күрә алмады, 76 яшендә ахирәткә күчте. 
Әниебез, әбекәебез, сине кайнар котлыйбыз. Сау-сәламәт булып, безне сөендереп, балаларыңнан, оныкларыңнан яхшы хәбәрләр ишетеп, бергә-бергә матур итеп яшәргә насыйп булсын иде.
Сине яратып, балаларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев