Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

19 март көнне Иске Иркәнәш авылында яшәүче кадерле әтиебез Нургали һәм әнкәебез Маһидә Тимерхановларның алтын туйлары.

19 марта 2021, 09:41

562

0

0

19 март көнне Иске Иркәнәш  авылында яшәүче кадерле әтиебез Нургали һәм әнкәебез Маһидә Тимерхановларның алтын туйлары.

Сезнең матур,күркәм бәйрәмегез безнең өчен дә куанычлы вакыйга. Сез безгә изгелек, татулык, тырышлык һәм хезмәт сөю үрнәге булдыгыз. Киләчәктә дә балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыгызның күңел җылысын тоеп, исәнлек, саулык-сәламәтлек белән тиң-тигез гомер итүгезне телибез.

50 ел кулга-кул тотынып

Пар былбылдай тормыш итәсез.

Авыр чакта аумас терәк булып,

Гомер йомгакларын сүтәсез.

Ә без сезгә карап сокланабыз,

Ихтирамлы сезгә карата.

Лаек парларның сез иң гүзәле

Сезне күңел шуңа ярата.

Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә,

Әти-әнкәй диеп дәшәбез.

Безгә терәк, оныкларга шатлык

Озын-озак тигез яшәгез!

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев