Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Бүген - Пионерия көне

19 мая 2017, 07:24

1990

0

0

Бүген - Пионерия  көне

Бүген, 19 майда күңелдә үткәннәрнең якты хәтирәсе булып калган пионер оешмасы төзелүгә 95 ел тула. Пионер-"беренче" дигәнне аңлата. Пионерлар-киләчәккә юл яручылар, курку белми, алдан баручылар дип һәрвакыт безгә такрарладылар. Без заманында быргы кычкыртып, барабан кагып сборларга җыйналдык, тимер-томырны һәм макулатураны бушка, бер тиенсез җыеп тапшырдык. Узган гасырның 80 елларга чаклы туган балалары кызыл галстук һәм пионер значогы тагып йөргән балачакларын әле дә сагынып искә алалар, сагыналар, яраталар, горурланып искә алалар. Бик кызыклы чорда яшәделәр элеккеге пионерлар.

В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән. Ә районыбызда пионер оешмасы 1935 елда төзелгән булган. Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары..., авыр сынау, көрәш, Бөек Җиңү... бу чорда районыбызның яшь ленинчылары өлкәннәр белән беррәттән иген иккән, станок артларына баскан, Бөек Җиңүне якынайту һәм сугыштан соң илебезне аякка бастыру өчен үзләреннән өлеш керткәннәр.

Пионерия көне мәктәп балалары өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә бәйрәм булган, бердәмлек һәм дуслык хисләрен ныгыткан.

Быел 22 апрель көнне шәһәребездәге Ленин һәйкәле янында В.И.Ленинның туган көне уңаеннан КПРФның җирле бүлекчәсе шәһәребезнең 2 урта мәктәбеннән 20 укучыны пионерлар сафына алды.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"