Минзәлә
  • Рус Тат
  • 2 декабрь көнне Гөлсирә Ислам кызы Закированың туган көне - 70 яшьлек юбилее

    --, 2 декабрь 2020 - 08:35
    199
    0
    0

    2 декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә яшәүче, безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әниебез, әбиебез Гөлсирә Ислам кызы Закированың туган көне- 70 яшьлек юбилее. Кадерлебез! Бәйрәмең котлы,көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Әниебез! Син безне үзең кебек итагатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстердең. Бүгенге көндә дә син безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле илаһи зат. Безнең күңел җылыбызны тоеп, игелегебезгә куанып озак яшә. Тормышың тынычлыкта һәм муллыкта үтсен.

    Үзең уңган,үзең кешелекле,

    Шуңа күрә арта хөрмәтең.

    Сиңа карап төшендек без, Әнкәй,

    Яшәү серен, гомер кыйммәтен.

    Тик бер генә безгә яшәү язган,

    Тик бер генә яшәү мизгеле.

    Без бәхетле булыр идек, Әнкәй,

    Яши алсак синең шикелле.

    Иң изге теләкләр белән улларың Ринат, Рамис, киленең Эльвира, оныкларың Ильдар, Рөстәм, Рамиль, Рената, Айдар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: