Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

2 октябрь Иске Иркәнәш авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Вәсимә Мәгъфүр кызы Гәрәева үзенең гомер бәйрәмен – күркәм юбилеен билгеләп үтә.

02 октября 2021, 06:37

540

0

0

2 октябрь Иске Иркәнәш авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Вәсимә Мәгъфүр кызы Гәрәева үзенең гомер бәйрәмен – күркәм юбилеен билгеләп үтә.


Кадерлебез, безнең гаилә учагыбызны саклап, барыбыз белән дә йөрәк җылыңны бүлешеп, тормышыбызны ямьле кояш сыман яктыртып торучы, төпле киңәшләрең белән ярдәм итүче иң яраткан кешебез. Тормыш зирәклегең,туган җанлылыгың, осталыгың белән син күпләргә үрнәксең.
Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп
, сөеп-сөелеп тигезлектә яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормыш та яшәвеңне телибез. Әле озак еллар бергәләшеп дөньяларыбызның матурлыгына сокланып, балаларыбыз, оныкларыбыз уңышларына шатланып яшәргә язсын.

Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың,
Кочак-кочак бетмәс куанычлар,
Төяп килсен туар таңнарың.

Сине яратып, тормыш иптәшең Фәнияр, улларың Данияр, Данис, оныгың Әскәр, киленнәрең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев