23 сентябрь көнне яраткан тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Раушания Шәрип кызы АСМАНОВА 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Кадерлебез, синең тормышың – авылны сөю, авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәт куюның матур бер мисалы. Калтак мәктәбеннән соң СПТУ-52ны кием тегү һәм ремонтлау белгечлеге буенча тәмамлап, шул өлкәдә эшләсәң дә, күңелең белән авылга тартылып, янәдән әйләнеп кайттың. Әле бүген дә “Заиковский” хуҗалыгында намуслы хезмәт куеп, 50 баш сыер савып, бер сыердан 26-28 литр алып, үрнәк күрсәткечләр белән хезмәттәшләрең, авылдашларың алдында хөрмәткә ирешәсең.
Әниебез, сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы бәхет-шатлык телибез. Һәр туар таңың яңа уңышларга, куанычларга бай булсын. Әтиебез, хәзерге көндә хуҗалыкта тракторчы булып эшләүче Ринат Исәнбай улы белән авыл халкы өчен күркәм үрнәк гаилә булып яшәп ятуыгызны дәвам итегез. Бергәләшеп кадер-хөрмәткә төренеп, бездән куанычлы хәбәрләр генә алып яшәргә язсын сезгә.
Хөрмәт белән, тормыш иптәше Ринат, уллары Руслан һәм Радислав, кызлары Лариса, киленнәре, кияве һәм оныклары.
Нет комментариев