Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

28  май көнне безнең өчен кадерле булган Кәбирова Ләйлә Рөстәм кызының матур юбилее.

28 мая 2021, 08:34

487

0

0

28  май көнне безнең өчен кадерле булган Кәбирова Ләйлә Рөстәм кызының матур юбилее.

Без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең – 50 яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз – без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә.

Сине яратып , хөрмәт итеп әниең, Сафиуллиннар, Хановлар.

 

28 май көнне Тат. Мөшеге авылында туып үскән, бүгенге көндә Иске Иркәнәш авылында гомер итүче, безнең өчен бик тә кадерле булган киленебез, җингәчәбез, Кәбирова Ләйлә Рөстәм кызының күркәм юбилее -50 яшь тулган көне. Туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул!

Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!  Ирең Дамирыңның кадерле Тормыш чәчкәсе булып, балаларыгызның кадерле әнисе булып бик күп еллар яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!

Котлыйбыз сине туган көнең белән,

Шау чәчәкле айда тугансың.

Шуңа күрәдерме ягымлы да,

Син, сабыр һәм тыныч булгансың.

 

Иң изге теләкләр белән Минзәләдән: Зариповлар, Кәбировлар, Илдархановлар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев