Минзәлә
  • Рус Тат
  • 31 мартта безнең яраткан киленебез - Наилә Миннәхмәт кызы Габдуллина матур юбилеен билгеләп үтә

    --, 31 март 2019 - 08:29
    361
    0
    0

    Без сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Үтә җаваплы эштә эшләүче улым, туганыбыз Наилгә кайгыртучан хатын, олы терәк, киңәшче булуың өчен зур рәхмәт әйтәбез. Сабырлыгыңа, һәрвакыт якты, мөлаем булып, нур сибеп торганыңа сокланабыз. Эшеңдә лаеклы рәвештә ирешкән уңышларыңа, күпсанлы хөкүмәт бүләкләре арасында “Татарстанның атказанган укытучысы” исемен йөртүең белән дә горурланабыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, Наил белән тигез озын гомер, балаларыңның игелеген күреп, бәхетле мул тормышта яшәвеңне телибез.

    Иң изге теләкләр белән Мияссәрә әниең, Сәрия-Халит, Фаил- Айгөл гаиләләре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: