4 нче март көнне мәктәбебезгә һәрвакыт ярдәм күрсәтүче эшмәкәр Илгиз Гыйльмулла улы Загиевның 50 яшьлек юбилее
Сезне туган көнегез – юбилеегыз белән котлап, изге, якты, матур теләкләрне юллыйбыз. Сез – көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел. туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез озын һәм куанычлы булсын. Эшегездә зур уңышлар телибез.
Гади, сабыр, олы җанлы да Сез,
Кылганнарыгыз бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнегез,
Бәхетләрегез булсын гомерлек.
Р.Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбе коллективы.
Нет комментариев