Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Анастасья Ивановна бүген үзенең 90 яшен каршылады

02 февраля 2020, 12:14

737

0

0

Анастасья Ивановна бүген үзенең 90 яшен каршылады

“Картлык көнендә кешегә иң кирәк әйберләр: сәламәтлек, Минзәлә шәһәрендә гомер итү һәм сине аңлардай игелекле балаларың булу“, – ди шәһәребездә гомер итүче   90 яшьлек тыл ветераны Анастасья Круглова.

Олы яшьтә булса да, сәламәтлегенә күз тимәсен Анастасья Ивановнаның: менә дигән итеп йөреп тора, бакчада эшли “Минзәлә” газетасын кибеттән сатып алып укый, ил-көн яңалыклары белән таныша.      

Тыл ветеранын Анастасья Ивановнаны  юбилее уңаеннан Минзәлә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды. Әлеге тантанада районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова да катнашты, ветеранга иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде.  Алар юбилярга бәрәкәтле гомер теләделәр.Анастасья Ивановнаның яше шактый булса да, уй-фикерләре дөрес, бик грамоталы кеше булып чыкты. Котлау открыткасын укыганда бик игътибар белән тыңлады, йөзенә канәгать елмаю чыгарып, чын күңеленнән рәхмәт әйтте.

 Ул  Курск өлкәсе Поноровский районы Ольхавотки авылында 9 баланың 5 нчесе булып дөньга килә , аңа 11 яшь чагында авылларын немец фашистлары утка тоталар, ярты авылның торбалары гына утырып кала. 1943 елда аларның авылын немецлардан азат итәләр. Ул  шул ук елны Курскийның элемтәчеләр училищесында укый башлый. Укыган вакытта заводта ачкычлар, дюпельләр эшләүдә катнаша. 1947 елны училищены төгәлләгәч 5 кешене Казань шәһәренә җибәрәләр һәм ул юллама буенча Минзәлә шәһәренә  килә. РУЭСта телеграфистка булып эшли башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда 40 ел хезмәт куя. Яшьтән үк эшләп үскән, тормышның ачысын-төчесен күп татыган. Шулай булса да яшәү ямен, тормыш ямен югалтмаган. Ике баласының, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши. Беркайчан да зарланмады, бик тырыш, эшчән булды, диләр аның турында туганнары. Анастасья Ивановна бүген яраткан балаларының таянычы булып яши, аларның кадерлесе, туганнарының хөрмәтлесе, үрнәк билгесе булып тора. Ул бүгенге көндә улы Вячеслав тәрбиясендә көн күрә. Анастасья Ивановнаның  3 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар һәм оныкчыкның бер баласы бар,  аларның һәрберсе әбиләрен бик яраталар. Анастасья Ивановна үз өе белән тора, бакчасында бәрәңгесен, төрле яшелчәсен, җиләк-җимеш агачлары үстерә. Бакчада эшләргә ярата, кеше эшләгәнне яратмый ул. Һәрвакыт тәмле ашлар пешерә.

–Бөек Ватан сугышы минем яшьлегемне урлады. Сугышның газапларын күп күрдек, хәзерге яшь буынга бу афәт килмәсен һәм аны күрергә дә язмасын.. Ул чорда халыкның күргән газаплары, аһ-зарын бергә җыйсаң, җирдән күккә чаклы барып җитәр иде.  Халкыбыз, җиребез иминлектә, бәхет һәм шатлыкта яшәсен, – дигән теләкләрен җиткерде ветеран.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев