Минзәлә
  • Рус Тат
  • Анатолий Дмитрий улы һәм Римма Данил кызы Васильевлар 14 февраль көнне үзләренең 55 еллык туйларын билгеләп үтәләр

    --, 14 февраль 2020 - 08:05
    186
    0
    0

    Безнең өчен иң кадерле, иң яраткан кешеләребез Анатолий Дмитрий улы һәм Римма Данил кызы Васильевлар 14 февраль көнне үзләренең 55 еллык туйларын билгеләп үтәләр. Сез барлык сынауларны үтеп, саф хисләрегезне саклап, мәхәбәттә һәм тугрылыкта гомер иттегез. Безне, биш балагызны тәрбияләп үстердегез. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек һәм бәхет телибез. Һәр яңа көннәрегез якты һәм шатлыклы булсын, озын-озак гомер кичерегез.

    Бүлешеп шатлыгын,хәсрәтен, борчуын,

    Гомернең язларын, көзләрен саныйсыз.

    55 ел бергә, пар аккош шикелле

    Зур сөю хисләрен югалтмый саклыйсыз.

    Телибез бергәләп, зөбәрҗәт туй көнендә

    Шатлыкта елмаеп яшәгез мәңгегә,

    Тик саулык, сихәтлек һәм иман байлыгы

    Бир, Ходай,  күп итеп әтигә, әнигә.

    Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: