Анна Куприянова, район ЗАГС бүлеге начальнигы: Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телим!
Гаилә ул – җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы.
Гаиләнең төп бурычы – инсафлы балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Сабый гаиләдә дөньяны таный башлый, милли гореф-гадәтләрне сакларга һәм хөрмәт итәргә өйрәнә. Һәр бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт тәрбиясенең беренче сабакларын да гаиләдә ала.
8 июль – Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көне. Парларның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән барыгызны да чын күңелдән тәбрик итәм. Районыбызда үрнәк, матур гаиләләр күп. Бер-берсен хөрмәтләп, бер-берсенә терәк булып озак еллар яшәүче, итагатьле балалар үстергән парларга карап сокланабыз. Күп балалар үстерүче, чит баланы тәрбиягә алып, аларга әти-әни назы бүләк итүче гаиләләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Хөрмәтле райондашлар! Йортларыгызда өмет, ышаныч һәм мәхәббәт яшәсен. Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телим.
Нет комментариев