Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Безнең өчен бик тә кадерле, яраткан сеңлебез Эльмира Шәйхразиеваның бүген туган көне

23 октября 2020, 09:12

572

0

0

Безнең өчен бик тә кадерле, яраткан сеңлебез Эльмира Шәйхразиеваның бүген туган көне

Кадерлебез, без сине чын күңелдән шушы гомер бәйрәмең белән котлыйбыз!

Без синең хезмәт сөючән, уңган, тырыш,  гаилә җанлы, кайгыртучан, ярдәмчел булуыңа сокланабыз. Синең сау-сәламәт булуыңны, шатлыкларга күмелеп, иминлектә, муллыкта, киявебез Азат белән иңне-иңгә куеп, бер-берегезгә терәк булып, балаларыгызның игелекләрен күреп, уңышларына сөенеп гомер кичерүеңне телибез. Һәр туар таң сиңа бәхет, күңел тынычлыгы алып килсен, йөзең куанычлардан балкып торсын.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәу дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга бер дә ашыкма!

Иң изге теләкләр белән, абыең Эльверт, җиңгәң Римма, Роза-Артур, Алмаз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X