Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бүген, 30 сентябрьдә, Әтрәкле авылында яшәүче мөхтәрәм ханым – Гөлзифа Сәлах кызы Фәттахованың 80 яшьлек юбилее.

30 сентября 2019, 15:52

757

0

0

Бүген, 30 сентябрьдә, Әтрәкле авылында яшәүче мөхтәрәм ханым – Гөлзифа Сәлах кызы Фәттахованың 80 яшьлек юбилее.

Гөлзифа апага сәламәтлек телибез, балалары, оныклары уңышына сөенеп, озак яшәргә язсын!

Үзебезнең Минзәлә шагыйрәләре әлеге ханымга карата хөрмәт хисләрен шигъри юллар аша белдерәләр. Ә Гөлзифа апа турында язманы “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 4 октябрь санында укыгыз.

Гөлзифа

Сәхия Федотова

Үткәннәргә кара, гомер узып бара,

Үсеп җиткән күптән балалар.

Бар да җитәкчеләр, сездән күрмәкчеләр,

Ата сукмагыннан баралар.

Уллары дан яулый, газеталар шаулый

Әтрәклеләр күрче, булдыра.

Авыл киләчәге, ниләр булачагы

Кече Фәттаховның кулында.

Бөдрәләнеп каен, яшәрә яз саен,

Яфракларын коя көз булса.

Гади авыл кызы, бик мөлаем үзе –

Сәлах кызы гүзәл Гөлзифа.

***

Яшәгез хөрмәт күреп

Надежда Пучкова

Бәйрәмегез шәп узсын,

Күңелләрегез булсын,

Янәшәдә терәк булып

Балаларыгыз торсын.

Шәрип ага гел мактады,

Мактамыйча буламы?!

Балаларның тырышлыгы–

Тәрбия чагылышы.

Буыныгыз почетта,

Яшәгез тынычлыкта.

Бирешмәгез, баш имәгез

Язмыш сынауларына!

Яшәгез хөрмәт күреп,

Гомер тауларын үреп.

Оныкларыгызны сөеп,

Яшәүнең ямен тоеп.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев