Бүген хезмәттәшебез Флүрә Мөдәрис кызы МУСИНАның 55 яшьлек матур юбилее
Районыбызның Яңа Бикчәнтәй авылында туып үскән, яшьлек еллары Яңа Мәлкәндә үткән хезмәттәшебезнең бөтен хезмәт юлы район газетасы редакциясе белән бәйле: корректордан башлап, хәбәрче, авыл хуҗалыгы мөдире, җаваплы сәркатип булып эшләде, хәзер ул – баш мөхәррир урынбасары.
Әйтергә генә ансат, бер урында – 38 ел. Җаваплылык, таләпчәнлек кебек матур сыйфатлар белән яуладыгыз сез хезмәт абруен. Сезнең район һәм шәһәр халкы арасында да авторитетыгыз зур. Сезгә һөнәри осталык, төгәллек, үз эшегезне җиренә җиткереп башкару хас. Тормыш юлдашың белән тату гомер кичереп, улыгыз Ленарны, кызыгыз Ландышны ана назына чорнап үстереп, сез бүгенге көндә биш оныгыгыз өчен алмаштыргысыз әби, аларны кайгыртып, мәхәббәт, изгелек мохитендә тәрбиялисез.
Флүрә Мөдәрисовна! Сезне чын күңелдән туган көнегез – юбилеегыз белән тәбриклибез. Сезгә күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм һәрвакытта да шулай шат күңелле, тормыш сөючән булып калуыгызны телибез. Нур бөркеп торган дөньягызның рәхәтен күреп, озын гомер кичерегез. Изге уй-хыяллар, алдагы көннәргә өмет һәм ышаныч, шул ук вакытта күңел бөтенлеге белән киләчәктә дә матур итеп яшәргә язсын!
Иң изге теләкләр белән «ТАТМЕДИА» АҖнең «Минзәлә-информ» филиалы коллективы.
Нет комментариев