Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бүген Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Юрий Мусаевич ИСЛАМОВның гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее.

29 января 2019, 14:31

1008

0

0

Бүген Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Юрий Мусаевич ИСЛАМОВның гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Юрий Мусаевич! Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезнең бөтен хезмәт юлы авыл хуҗалыгы белән бәйле.Үзегезнең туган якларыгызда хуҗалыкның баш ветеринария табибы, зоотехник булып эшләгән елларыгыз да, “Марс” колхозын җитәкләгән чор да күпләр хәтерендә. Югары хезмәт нәтиҗәсенә ирешүдә производствода технологияне саклауның мөһимлеген аңлату гына түгел, кеше факторының да нинди көчкә ия булуын дәлилләү еллары да бу. Инде хәзерге - бик тә җаваплы урында эшләвегезгә дә, 15 елга якын. Без сезне зирәк акыллы, оста оештыручы, киң эрудицияле җитәкче буларак беләбез һәм ихтирам итәбез. “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнүегез дә хезмәт юлыгызны бәяләү ул. Сездәге тынгысызлык, максатка омтылучанлык кебек сыйфатлар күпләр өчен үрнәк.

Киләчәктә дә матур хыялларыгыз чынга ашсын, уңышлар юлдаш булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез, һәрвакыт шулай көч-куәтегез ташып торсын, кәефегез күтәренке булсын!

Юллар кебек озын гомер сезгә,

Кайгы җиле бер дә тимәсен.

Заман кыраулары читләп үтсен,

Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен!

Хөрмәт белән, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев