Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Билалова Мәүлидә Мәүләү кызы - кадерле, яраткан әниебез!

22 января 2019, 09:01

1224

0

2

Билалова Мәүлидә Мәүләү кызы - кадерле, яраткан әниебез!

Безгә тормыш биргәнеңә, мәхәббәт hәм тәрбия белән үстергәнең өчен сиңа бездән зур рәхмәт! Син - гади әни генә түгел, безнең дустыбыз да, ярдәмчебез дә, авыр чакта терәгебез дә. Тәүлекнең кайсы вакытында кайтсак та, синең табының hәрчак әзер, йөзең ачык. Без балаларыңа – үрнәк ана, әтиебезгә – яраткан тормыш иптәше, ышанычлы терәк булып торасың. Бу матур көнне – без сиңа чын күңелебездән корычтай ныклы сәламәтлек, озын бәхетле тормыш телибез. Кылган догаларың кабул булсын, теләкләрең чынга ашсын, амин берук. Әтиебез белән киләчәктә дә тигезлектә, гаилә учагыбызны сүндермичә, пар канатлар булып яшәсәгез иде! Саулыкта, бәхет-куанычта гел бергә яшик. 
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, туганнарың, кияүләрең, оныкларың исеменнән балаларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев