Минзәлә
  • Рус Тат
  • Фәнилә Гыйльмулла кызы ИБРАҺИМОВА 30 август көнне үзенең юбилеен билгеләп үтә

    --, 30 август 2019 - 08:09
    128
    0
    0

    Безнең өчен кадерле кешебез, яраткан тормыш иптәшем, газиз әниебез, сөекле әбиебез Тауасты Байлар авылында яшәүче Фәнилә Гыйльмулла кызы ИБРАҺИМОВА 30 август көнне үзенең юбилеен билгеләп үтә. Без аны бу олуг бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

    Син безнең якты йолдыз бит,

    Йөрәк түрендә янган.

    Син янган якты учактан,

    Барыбыз да көч алган.

    Тормышның кырыс җиленнән

    Курыкмыйбыз син барда.

    Син киңәшче, яклаучыбыз,

    Чибәр, назлы, уңган да.

    Йөрәк җылыңны син безгә

    Тигез итеп бүләсең,

    Авыр чаклар булганда да,

    Син елмая беләсең.

    Яратабыз, хөрмәтлибез,

    Син бит безгә бер генә,

    Бәхеткә төренеп яшә –

    Бездән теләк шул менә.

    Сине яратып ирең Наил, кызларың Диләрә, Дилүзә, Нәзилә, киявең Артур, оныкларың Әдилә, Ясминә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: