Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Горур таулар кочагына урнашкан Татар Мөшегесе авылында яшәүче кадерле кешебез Зилә Фәндүс кызы Харисова 18 июньдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

18 июня 2018, 09:36

1215

0

0

Горур таулар кочагына урнашкан  Татар Мөшегесе авылында яшәүче кадерле кешебез Зилә Фәндүс кызы Харисова 18 июньдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Киң күңеленә дөньяның бар асыл сыйфатларын сыйдырган ачык йөзле, ярдәмчел, бик тә якын кешебезне 50 яшь тулган көне белән котлыйбыз. Без аңа барлык яхшылыклары өчен чиксез рәхмәтлебез. Итагатьле, кешеләргә карата игътибарлы, сабыр булганы өчен башкалар да аны хөрмәт итә. Ничә еллар буе бер урында хезмәт кую, эшен җиренә җиткереп үтәү аңа җиңелләрдән бирелмәгәндер. Саный китсәң, шаккатырсың, бер урында гына 32 ел балаларга белем биргән. Ләкин ул авырлыклар, күңелсезлекләр турында сөйләргә яратмый, чөнки зарлану аңа хас сыйфат түгел. Нинди очракта да без- якыннарына авырлык китерми, сүз йөртми, сабыр, ярдәмчел, тыныч кеше ул.

2001 нче елда бик матур итеп җиткезелгән йорт нигезе һәрвакыт үзенә тартып тора. Ягылган мунча, әзерләнгән табын, ачык йөз- болар барысы да апабыз Зилә, җизнәбез Камилнең олы җанлы йөрәкләренең җылысы турында аңлатып тора. Зилә апабыз гомер буе әткәй-әнкәй хакын хаклап, аларны хөрмәт итеп яшәде, аларны тәрбияләп, хәер-фатихасын алып, соңгы юлга озатты. Зилә апабаз күп еллар башлангыч мәктәп балаларын укытты, хәзер балаларга тарих фәненең серләрен төшендерә. Ул укыткан, тәрбия биргән һәр укучысы тормышта үз урынын табып, илебезгә намуслы хезмәт итә. Кадерлебез! Сине шушы бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, дөньяда иң зур байлык- сәламәтлек, күңел, җан тынычлыгы, куанычлы көннәр, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, көчле рухлы, кадерлеләрдән кадерле син безнең өчен. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Аллаһы Тагәлә биргән гомереңне  иминлектә, сау-сәламәт булып, безнең һәм якыннарыңның кадер-хөрмәтен тоеп, муллыкта, бергәләшеп хәерле тыныч тормышта гомер итәргә язсын.

Сайламадың юлның  такырларын

Елга агымына йөзмәдең.

Авырлыклар сине куркытмады

Үз юлыңны үзең бизәдең.

Яхшы әни дә син, яхшы хатын да,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Туган көнең белән котларга.

Безгә кылган барлык игелегең

Меңе белән кайтсын үзеңә

Тормыш маягы син безнең өчен

Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!!!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Камил, кызың Алия, апаң Раушания- Зөлфинур, сеңелләрең Гөлназ- Раил, Сәлимә-Роберт, апайларың Илназ,Ирек, Рамил, Альфир, Азат,Әмир.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев