Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Илфира Газизҗан кызы Рахимованың 9 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее

09 ноября 2019, 12:52

720

0

0

Актаныш ягында туып хәзерге көндә Калморза авылында гомер итүче кызыбыз, апабыз Илфира Газизҗан кызы Рахимованың 9 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә 50 ел элек дөньяга килеп син әти-әниеңне, барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә кадерле кешебез. Син безнең өчен җан атып торучы, үрнәк, терәк һәм кирәк. Кылган игелекләреңә чын йөрәктән зур рәхмәт. 
Йөрәгеңнең киңлегенә сыйганбыз барыбыз да,
Без бәхетле синдәй кеше булганга яныбызда.
Ярдәм, киңәш кирәк чакта, бар синең төпле сүзең.
Күршеләргә, дус-туганга елмаеп тора йөзең.
Ныклы кеше син, борчуда да, сынмыйсың, сыгылмыйсың.
Язмыш сынаган чакларда абынып егылмыйсың.
Биргәнеңә шөкер итеп, яшисең риза булып.
Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп киявебез-җизнәбез Әхәт белән тигезлектә гомер итәргә язсын!
Сиңа бары тик изге теләкләрне генә юллап әтиең Газизҗан, әниең Гөлфәнисә, барлык эне-сеңелләреңнең гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X