Иске Иркәнәш авылында яшәүче кадерле әниебез, тормыш иптәшем, әбиебез Энҗе Рәшит кызы Фәйдрова 20 июньдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелебездән ике " бишле"лек юбилеен белән тәбрик итәбез! Сина ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, шатлык-куанычлар тулы мул тормыш телибез. Безгә hәрьяктан сокланырлык үрнәк булуына, кылган изгелекләренә мең-мең рәхмәт, әни! Алга таба да әтиебез белән тигезлектә, hәммәбезгә олы терәк, оныкларыгызга кадерле әби-бабай булып яшәргә язсын!
Еллар үтә, диеп борчылма син,
Еллар үтү берни түгел ул.
Сау-сәламәт булып озак яшәү
Үзе бәхет, үзе шатлык ул.
Жәйләр булсын синең күңелләрдә,
Кояш булсын синең көннәрдә,
Тәмле сүзләр булсын телләреңдә,
Нур уйнасын синең күзләрдә.
Күңеленә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бәхет-шатлыклар.
«Әни», - диеп әйтер кешен булу
нинди шатлык бит ул, зур бәхет.
Гел яшәргә язсын иде шулай
«Әни», - диеп, назлап эндәшеп.
Сәламәт бул, әни, озак яшә,
Юлларыңа гөлләр сибелсен.
Һәр туар таң сиңа гел шатлыклар,
Тыныч тормыш, бәхет китерсен.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Ринас, улын Сирин, киленең Илүсә, кызын Гөлзадә, киявең Айгиз, оныкларың, Әльфис, Нәфис, Наилә, Рәзилә.
Нет комментариев