Кадерле балаларыбыз Апас егете Зәйнуллин Рамиль Таһир улы һәм Минзәлә кызы Вильданова Алсу Альберт кызының бүген яшьлек туйлары
Кадерлеләребез! Сезне гаилә тормышына аяк баскан иң бәхетле көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Бер-берегезне хөрмәт итеп, бер уйда, бер теләктә булып аңлашып гомер итегез, бәхетле, тигез, озын гомер кичерегез, үзегез кебек матур һәм акыллы балалар үстерегез.
Туй көннәре — иң шатлыклы көннәр,
Алда өмет, бәхет, мәхәббәт.
Түкми, чәчми гомер буйларына
Илтә торган изге бәрәкәт.
Бәхет кошы кунсын өегезгә,
Сөенсеннәр әти-әниләр.
Үзегезгә охшап тәүфыйклары белән
Тупырдашып үссен бәбиләр!
Сезне яратып әти-әниләрегез: Таһир - Гөлфизә, Альберт - Айгөл.
Нет комментариев