Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерле ирем, яраткан әтиебез, бабабыз Илгиз Гыйльмулла улы Загиев 4 мартта 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

04 марта 2022, 15:59

328

0

0

Кадерле ирем, яраткан әтиебез, бабабыз Илгиз Гыйльмулла улы Загиев 4 мартта 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Газиз кешебез, кадерле әтиебез. Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнеңдә без сиңа ихлас котлауларны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, саусәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Янәшәбездә җил-яңгырдан саклап яшәүче якын кешебез булганга язмышка мең рәхмәтле без. Шатлыклы мизгелләрең күп, гаиләбез имин булсын.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сиңа бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын килә әйтәсе.

Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,

Бәхет кунсын күңелең түренә.

Барыбызга канат, терәк булып,

Талмый атла гомер үренә.

Иң изге теләкләр белән хатының Гөлнур, улларың Илназ-Чулпан, Айнур-Эльвина, кызларың Айгөл, Сөмбел, оныкларың Самира, Ислам, Эмилия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев