Кадерле әниебез, сөекле әбиебез Римма Әкрам кызы Вильданова өчен бүген истәлекле көн – 80 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, без сине ихлас күңелдән 80 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Синең тормыш юлың җиңел булмаган, әмма авырлыклар алдында югалып калмагансың, тормыш сынауларына бирешмәгәнсең. Синең көчле рухлы булуың барыбызны да сокландыра. Син һаман да балалар, оныклар дип, безне кайгыртып, безнең өчен борчылып яшисең. Син безнең өчен бар яклап та үрнәк. Без сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, озын гомер телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Киләчәктә дә тормыш матурлыгына сокланып, шатлыкларга төренеп, безнең кайгыртуыбызны тоеп, озын гомер кичерергә язсын иде сиңа!
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа,
Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.
Иң изге теләкләр белән Дамира, Рамиль, Эльвира, киявең Ринат, оныкларың. Әлеге котлауларга барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев