Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерле әтиебез, тормыш иптәшем Радик! Ихлас күңелдән сине 55 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз!

14 мая 2022, 10:34

662

0

0

Кадерле әтиебез, тормыш иптәшем Радик! Ихлас күңелдән сине 55 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз!

Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык.
Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларың иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтәргә язсын.
Үткәннәргә борылып карасаң, тормыш юлың бик күркәм. Инде 1996 елдан бирле авыл хуҗалыгында җитәкче булып эшлисең. Шушы еллар эчендә эшеңне җиренә җиткереп эшләвең, үз-үзеңә дә, башкаларга да таләпчәнлегегең, төгәллегең белән аерылып торасың.
Районда хуҗалык күрсәткечләре буенча ел да алдагы урыннарда барасың. Республика дәрәҗәсендә дә хезмәтен югары бәяләнде. Синең фикереңә, сүзеңә, киңәшеңә барсы да колак сала. Шуңа да бүген “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен лаек йөртәсең. Авыл халкына кылган игелекләрегез өчен авылдашларыбыз, туганнарыбыз сине хөрмәт итә.
Тормыш юлларыңда ике балаңа да, әниебезгә дә ныклы таяныч булдың. Син булганга гына канатларыбыз нык, барасы юлларыбыз якты, иңнәребездә авырлыклар тоймыйбыз.
Гаиләң бик матур: ике балаң улың Салават, кызың Айзилә дә үзләре хәзер әти-әни булдылар. Берсеннән-берсе матур, бабам дип торган оныкларың Сөләйман белән Дәлия үсеп киләләр. Гаилә җанлы, әниебезнең, балаларыңның, оныкларыңның ныклы терәге, таянычы, кешелекле, ярдәмчел, игътибарлы булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа.
Әтиебез! Сине гомер үрләрен яулый-яулый шушы баскычка килеп җиткән матур юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәрдә дә әниебез белән иңне-иңгә куеп, парлашып, бер берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, сау-
сәламәт, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын.
Гомерләрең озын булсын, әти,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә,
Син – иң изге һәм кадерле.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп, әниебез, балаларың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев