Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерле тормыш иптәшем Әкълимә Сәлахетдин кызы НУРМӨХӘММӘТОВА-ның 25 октябрьдә 80 яшьлек юбилее

25 октября 2020, 07:05

615

0

0

Кадерле тормыш иптәшем Әкълимә Сәлахетдин кызы НУРМӨХӘММӘТОВА-ның 25 октябрьдә 80 яшьлек юбилее

Шушы юбилее уңаеннан аңа карата бик күп җылы сүзләр әйтәсе килә. Без 54 ел бергә кулга кул тотынышып бергә атлыйбыз, гомер көзенә килеп кергәнебезне сизми дә калдык. Син җаваплы эшләрдә эшләдең, сынатмадың. Ике бала үстердек, аларга югары белем биреп, олы тормыш юлына озаттык. Үз эшләре, үз тормышлары белән яшиләр. Алты оныгыбыз бар. Аларның кайтуларын сагынып көтәбез. Әби аларга сабырлык теләп, бу катлаулы тормышта бирешмичә яшәргә акыллы киңәшләрен бирә.

Кадерлем, тагын озак елларга сиңа исәнлек-саулык телим, бер-беребезгә терәк булып яшәргә насыйп булсын.

Тормыш иптәшең Мингата.

Бу теләкләргә балалар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X