Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез Лилияне гомер бәйрәме – юбилее белән котлыйбыз

05 декабря 2018, 10:55

1225

0

0

Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез Лилияне гомер бәйрәме – юбилее белән котлыйбыз

Кадерлебез, син тый­нак, тырыш, сабыр, ке­шелекле, изге күңелле булуың белән гаилә җылылыгын саклаучы да, изге йөрәкле, алтын куллы, кайгыртучанлык күрсәтеп торучы, тормыш юлларында безгә якты­лык, нур бөркеп торучы да син. Өебез һәрчак шу­лай матур, ямьле, мул ризыклы булсын. Ышаны­чыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез син безнең! Якты таңнар шатлык-куаныч­лар гына китерсен, сиңа бәхетле һәм бәрәкәтле тормыш, саулык- сәламәтлек, күңел ты­нычлыгы телибез.

Әниле йорт – иң бәхетле нигез,

Шаулап ачыла капкасы.

Ихатасы нурлы, табыны тулы,

Бәхет белән балкый як-ягы.

Гомерләрең озын булсын, әни,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Белеп яшә: безнең өчен җирдә

Син иң изге һәм иң кадерле!

Сине яратып, тормыш иптәшең Радик, улың Салават, кызың Айзилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X