Минзәлә
  • Рус Тат
  • Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Нур Әнвәр улы 22 майда 65 яшьлек юбилее, сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз

    --, 22 май 2019 - 10:16
    137
    0
    0

    Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.
    Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
    Ягымлы, шат булсын күңелең.
    Озын гомер, бәхет-шатлык белән
    Бер кайгысыз үтсен гомерең.
    Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
    Көннәреңне шатлык бизәсен.
    Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
    Шушы бәхет читләп үтмәсен.

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: