Минзәлә
  • Рус Тат
  • Калморза авылында яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез Мулланур Каюм улы МАДЪЯРОВның 9 июльдә туган көне

    --, 9 июль 2021 - 10:43
    89
    0
    0

    Кадерле әтиебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине 80 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Син, әти, безнең һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез.
    Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Алдагы көннәреңдә дә сау сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Барысы өчен дә мең рәхмәт сиңа.
    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, биш кызың, кияүләрең һәм оныкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: