Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Ханиф Имаметдин улы Зиатдинов 26 августта 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

26 августа 2020, 11:34

536

0

0

Ханиф Имаметдин улы Зиатдинов 26 августта 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Хуҗәмәт авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Ханиф Имаметдин улы Зиатдинов 26 августта 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кадерлебез! Саулыгың ныклы, гомерең озын, бәхетең мул булсын. Һәрбер туар таңга куанып, мул тормышта яшә. Гаиләбезнең учагын сүндермичә, гомер көзләрен, язларын бергә каршыларга язсын.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сиңа бүләк итәсе

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын килә әйтәсе.

Чәчләреңне синең чал басса да

Күңелең көр, һаман яшь әле

Җаның тыныч, тәнең таза булып

Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X