Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хезмәт ветераны Шакирҗан Закировны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

04 августа 2019, 17:07

792

0

0

Хезмәт  ветераны Шакирҗан Закировны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

“Картлык көнендә кешегә иң кирәк әйберләр: сәламәтлек, туган җиреңдә гомер итү һәм сине аңлардай игелекле балаларың булу“, – ди Дәвек авылында гомер итүче   90 яшьлек хезмәт ветераны Шакирҗан Закиров.

Олы яшьтә булса да, сәламәтлегенә күз тимәсен Шакирҗан бабабызның: менә дигән итеп йөреп тора, бакчада эшли, буш вакытларында Зөлхидә ханым  белән серләшеп, телевизор карыйлар,   “Минзәлә” газетасын укый, ил-көн яңалыклары белән таныша.    

Тыл ветераны Шакирҗан Закир улы Закировны  юбилейы  уңаеннан Минзәлә муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев,  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгының истәлекле бүләген һәм Рәхмәт хатын тапшырды. Әлеге тантанада Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гараева катнашты, ветеранга иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде.  Юбилярны котларга авылдашы “Юность” боз сарае җитәкчесе Хәмзә Гыйлаҗетдинов, авылның ветераннар советын җитәкләүче Рәүфәт Сафиуллин килгән иде. Хәмзә  һәм Рәүфәт әфәнделәр ветеранның эшләгән эшләрен санап Шакимрҗан аганы “авылның хуҗасы” дип бәя бирделәр.  Алар юбилярга бәрәкәтле гомер теләделәр.

Шакирҗан ага кунакларга үзенең тормыш һәм хезмәт юлын сөйләде. Ул районыбызның Дәвек авылында дөньяга килә, шунда 7 сыйныфны тәмамлагач колхозда сабан сөргән, җир тырмалаган, печән чапкан. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында белем алып Дәвек белән Тауасты Байлар авылын бергә кушкач Яңа юл колхозының баш бухгалтеры булып 17 эшли, аннары аны колхозның партоешма секретаре итеп сайлап куялар, ул бу вазыйфада 14 ел хезмәт куя. Ул эшләгән елларда Яңа юл колхозы районда гел алдынгылар рәтендә була, Колхозда холмогор токымлы сыерлар гына асраганнар, бу токымлы сыерлар сөтне әллә ни күп бирмәсәләрдә, яхшырак ашатып сыерларның сөтләренең куелыгын арттырып югары күрсәткечләргә ирешкәннәр. Ел саен 100 сыердан 100 бозау алу бәхетенә ирешкәннәр. Лаеклы ялга китәр алдыннан район сельхозхимиясендә филиал җитәкчесе булып 4 елдан артык эшли.  Хәзердә ул авыл проблемалаларын хәл итүдә авыл җитәкчеләре белән киңәшә, тәкъдимнәрен кертә, булыша.

 Ул заманында колхозда төрле эшләрдә эшләде,   беркайчан да зарланмады, бик тырыш, эшне оештыра белде, эшчән булды, диләр аның турында авылдашлары.    Гәрчә медальләр алмаса да , пенсиягә дә яше җитеп чыккан. Шакирҗан ага бүген яраткан балаларының таянычы булып яши, аларның кадерлесе, туганнарының хөрмәтлесе, үрнәк билгесе булып тора. Шакирҗан аганың 8 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар, аларның һәрберсе бабаларын бик яраталар.

–Бөек Ватан сугышы минем яшьлегемне урлады. Сугышның газапларын күп күрдек, хәзерге яшь буынга бу афәт килмәсен һәм аны күрергә дә язмасын.. Ул чорда халыкның күргән газаплары, аһ-зарын бергә җыйсаң, җирдән күккә чаклы барып җитәр иде.  Халкыбыз, җиребез иминлектә, бәхет һәм шатлыкта яшәсен, – дигән теләкләрен җиткерде ветеран.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X