Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хезмәттәшебез Дилфас Сәлимҗан улы ГАЛИЕВны күркәм юбилее белән котлыйбыз!

25 сентября 2018, 15:54

914

0

1

Хезмәттәшебез Дилфас Сәлимҗан улы ГАЛИЕВны күркәм юбилее  белән котлыйбыз!

 Алтмыштамы алтмышта.  

Шатлык та күп, сагыш та,  

Туры юлдан тайпылмадың  

Атламадың ялгыш та.

 Гади, сабыр, олы җанлы да син,

 Кылганнарың бары изгелек.

 Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,  

Бәхетләрең булсын гомерлек.  

Туган көннәр ел да кабатлана,

 Ләкин кабатланмый үткәне.  

Бәхет, шатлык һәм тазалык белән

 Килеп торсын иде көткәне.  

Мәҗлескә дип чакыргансың

 60ың тулган имеш.

 Каян килгән 60 ди ул

 Мыек чыкмаган килеш?!  

Кеше ышанмаслык сүзне

 Чын булса да сөйләмә.

 Олы тормыш юлына да

 Яңа басасың кебек

 Кайсы юлдан китәсе дип

 Башың ватасың кебек.  

Кайсы юлдан атласаң да

 Якты булсын көннәрең,

 Чөнки алтын кулларың бар,

 Җитмеш төрле һөнәрең.

 60ың тулса тулгандыр,

 Әйдә, ярар, чурт с ним,

 Йөрәгең белән һаман да  

18 дә бул гел син.  

Кызганма син үткән елларыңны

 Яшәү үзе җирдә зур бәхет.  

Юбилеең белән котлап сине

 Сәламәт бул дибез һәрвакыт!!

Хөрмәт белән, хезмәттәшләрең.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев