Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хезмәттәшебез Марсельеза Марсель кызы Авзалованы туган көне белән котлыйбыз!

17 апреля 2018, 09:07

1245

0

0

Хезмәттәшебез Марсельеза Марсель кызы Авзалованы туган көне белән котлыйбыз!

Кояшлы, матур, якты язгы көнгә үзгә бер ямь өстәп дөньяга килгән, бүгенге көндә “Минзәлә” мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә тырыш хезмәткәр, кадерле әни, туганнарына төпле киңәшче булып, без – хезмәттәшләре өчен ачык йөзле, ярдәмчел, эчкерсез хезмәттәшебез Марсельеза Марсель кызы Авзалованы гомер бәйрәме белән котлыйбыз.

Без аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, күтәренке кәеф телибез. Бәхет-шатлыкларың, күңел канатларыңа куәт өстәүче уңышларың мул булсын!

Гомернең иң озынын,

Бәхетнең иң зурысын

Телибез бәйрәм көнеңдә!

Күңелең тыныч булсын,

Эшләрең гел уң булсын!

Нур балкысын өеңдә!

Күк йөзе аяз булсын,

Кояш гел көлеп торсын,

Синең күңел күгендә!

Бәхетле бул, муллык юлдаш булсын,

Дәрт сүнмәсен йөрәк түреңдә!

Ихтирам белән, хезмәттәшләрегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X