Хезмәттәшебез Рима Нәҗип кызы Галимәрдәнованың 10 нчы августта иң бәхетле мизгеле - юбилее
Үзенең бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган хезмәттәшебез Рима Нәҗип кызы Галимәрдәнованың 10 нчы августта гомер агышында булган иң матур, иң бәхетле мизгеле- юбилее.
Рима Нәҗиповна! Сез туган коллективыгызда тырыш һәм намуслы хезмәтегез белән зур ихтирам яулагансыз. Гаилә бәхетегез түгәрәк , туачак таңнарыгыз нурлы, гомерегез озын, сәламәтлегегез нык булсын!
Туганда ук укытучы булып,
Туу Сезгә насыйп булганмы?
Гомер буе мөгаллимлек кылып,
Чәчегезгә кырау кунганмы?
Без телибез Сезгә –юбилейда
Яшәү көче, бетмәс егәрлек.
Рухи ныклык бирсен Сезгә Ходай
Гомер тауларына менәрлек.
Иң изге теләкләр белән К.А.Смирнова исемендәге Татар Мөшегесе урта мәктәбе коллективы.
Нет комментариев