Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хәкимә әбиебез 90 яшен билгеләп үтте

03 января 2022, 18:49

421

0

0

Хәкимә әбиебез 90 яшен билгеләп үтте

Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән, район башлыгы Айдар Салахов исеменнән Хәкимә Нургали кызы Салихованы тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды.

Хәкимә Нургали кызы Салихова 1932 елның 3нче гыйнварендә Югары Тәкермән авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Авылда 4 сыйныфны төгәлләгәч әнисенә ияреп басуда хезмәт юлын башлаган: урак урып, көлтә бәйләгән, колхозның төрле эшләрендә катнашкан. Үсә төшкәч 16 яшендә аны Пермь якларына 6 айга урман кисәргә җибәргәннәр. Урман кисү бик авыр булды,-ди Хәкимә әбиебез.

Аннан кайткач тагы авылда төрле эшләрбашкара.Аннары 9 ел Чаллы шәһәрендә поезд белән килгән товарларны, йөкләрне бушатуда хезмәт куйгач, тагы туган авылына кайтып колхозның төрле эшләрендә катнаша.

1971 елда олыгаеп кына 39 яшендә Югары Тәкермән авылы егете Габдрахманга кияүгә чыгып Рәшит исемле егет тәрбияләп үстерәләр. 1997 елда Габдрахман вафат була.

Хәкимә ханым бүгенге көндә улы Рәшит һәм килене Ландыш тәрбиясендә көн күрә, өч оныгын тәрбияләүдә булыша.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев