Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәтчәннәре, ветераннар, хезмәттәшләр!

21 апреля 2021, 19:59

312

0

0

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәтчәннәре, ветераннар, хезмәттәшләр!

Һөнәри бәйрәм уңаеннан сезне ихлас тәбриклим! Быел без аны республиканың үсеше өчен уртак ресурсларны берләштереп торучы “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясенең 15 еллыгы белән бергә каршылыйбыз. 
Уртак көчебез белән без торак-коммуналь өлкәдә тәртип булдыру, районны төзекләндерү, социаль инфраструктураны яңарту, тарихи һәм мәдәни традицияләрне саклау мәсьәләләрен чишәргә тиеш. Икенче төрле әйткәндә, без барыбыз да тормышыбызның сыйфаты өчен җавап бирәбез. 
Муниципаль берәмлекләрдә җирле инициативалар елдан ел киңрәк чагыла бара, төзекләндерү һәм төзелеш проектларын тормышка ашыруда җирле халык безнең партнерлар буларак чыгыш ясый. Бу исә халыкның менталитеты үзгәрә, аларда җаваплылык һәм аңлылык арта дигән сүз. Җирле мәсьәләләрне чишүдә җирле үзидарәләрнең төп таянычы булып иҗтимагый оешмалар, территориаль иҗтимагый үзидарәләр тора. Алар битараф булмаган кешеләрне уртак эшләр өчен берләштерә ала. 
Муниципаль берәмлекләрнең үсешендә төп уңышны тулыландыручылар булып җирле үзидарәләрдә эшләүче – гадел, ихлас, үз эшләре өчен җан атып торган, халык мәнфәгатьләрен кайгырткан кешеләр кала бирә. 
Чын күңелдән Җирле үзидарә органнары көне белән тәбрик итеп, сезгә уңышлар, хөрмәткә ирешү, түземлек һәм зирәклек, ныклы сәламәтлек, иминлек телим. Бәхетле булыгыз, көч-куәтегез тагын бик күп елларга җитсен. 
Айдар Салахов, Минзәлә муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев