Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле хезмәттәшләр һәм Россия Федерациясе Эчке эшләр министрылыгының Минзәлә районы бүлегенең кадерле ветераннары!

10 ноября 2020, 05:14

451

0

0

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез- Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне белән котлыйм! Полицейский булу - Ватанга хезмәт итү һәм закон сагында тору, гражданнарның иреген һәм хокукларын яклау дигән сүз. Ә бу катылык, тәвәкәллек һәм тел тидермәслек шәхси сыйфатлар таләп итә.

Ветераннарга тирән рәхмәтемне һәм хөрмәтемне җиткерәм. Безнең казанышларның нигезендә-сезнең бай тәҗрибәгез һәм һөнәрегезгә чиксез бирелгәнлегегез. Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, оптимизм һәм сабырлык телим! Сезнең йортларыгызда һәрвакыт мәхәббәт һәм татулык булсын!

Иң изге теләкләр белән,

Россия ЭЭМнең Минзәлә районы бүлеге башлыгы

Полиция подполковнигы Хаҗиев Илсур Миңнехамәт улы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X