Хөрмәтле Лилия Флүр кызы ФАТТАХОВАны ихлас күңелдән тормышындагы истәлекле көн белән тәбриклибез!
Әтрәкле авыл җирлегендәге һәрбер авылда синең уй-теләкләреңнең якты икәнлеген беләләр. Чөнки авыл тормышын җанландыруда гаиләгезнең, сезнең өлешегез бик тә зур. Тырышлыгың, кешеләргә ихтирамлы, ярдәмчел, ачык йөзле булуың белән дә күпләрнең хөрмәтен яуладыгыз. Башкаларга кылган яхшылыкларың йөзе белән үзегезгә кайтсын.
Син бик күп күркәм сыйфатларга ия. Һәрчак шулай ягымлы, сау-сәламәт бул. Алдагы көннәрдә дә тормышның ямен тоеп, якыннарыңның кадер- хөрмәтен күреп, озын гомер кичерергә язсын. Сезгә гаилә иминлеге телибез, таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, кояшлы булсын!
Якты көннең һәрбер иртәләре,
Килсен сезгә кояш, нур булып.
Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын,
Куанычлар килсен ургылып.
Иң изге теләкләр белән, “Заиковский” хуҗалыгы коллективы.
Нет комментариев