Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле райондашлар һәм килгән кунаклар! 1 Май-Яз һәм Хезмәт көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!

01 мая 2022, 07:16

320

0

0

Хөрмәтле райондашлар һәм килгән кунаклар! 1 Май-Яз һәм Хезмәт көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!

Яңа тормыш дулкыны бирә торган яздан без һәрвакыт яхшы үзгәрешләр көтәбез, аның белән яңаруга өмет баглыйбыз. Бары тик тырыш хезмәт белән генә безнең киләчәк, һәркемнең иминлеге булдырылырга мөмкин икәнлекне яхшы аңлыйбыз. Хезмәт кешеләренә хөрмәт безнең күңелебезнең, тәрбиябезнең нигезендә. Минзәлә халкы уртак эш өчен эшли белә, оста куллары белән безнең районны тагын да күркәм һәм яшәешне уңайлы итә.

Яз һәм Хезмәт яңа көч бирә һәм төрле буыннарны берләштерә. Бу бәйрәм хезмәт ияләренең бердәмлеген гәүдәләндерә, тынычлыкка, тотрыклылыкка, иминлеккә, бәхеткә һәм илнең  үсешенә илтә.

Сезгә тыныч хезмәт, ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, йортларыгызда иминлек телим. Бәхетле мизгелләрегез артып торсын һәм яхшыга ышаныч сезне беркайчан да ташламасын!

 

Минзәлә муниципаль районы башлыгы

Айдар Салахов.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев