Киң күңелле киленебез
Ата-ана өчен баласының гаиләсендә татулык булу, аны бәхетле итеп күрү зур сөенеч.
Бүгенге көндә улыбыз Радикның тормышы өчен куанычыбыз зур, күңелебез тыныч. Чөнки янәшәсендә бөтен яклап уңган-булган, тырыш, мөлаем Лилия киленебез бар.
Яраткан киленебез Лилияне чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз.
Киленебез безнең, һәрвакыт шундый тормыш сөючән, киң күңелле, ачык йөзле булып кал! Саулыгың ныклы, көннәрең кояшлы, гомерең озын булсын!
Алдагы гомер юлларыңда да улыбыз белән иңне-иңгә куеп, бер-берегезгә терәк булып, безне сөендереп, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен генә күреп, аларның бәхетенә сөенеп, җан рәхәтендә яшәргә насыйп булсын.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән,
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Сине яратып, кайнатаң Шәрипҗан белән кайнанаң Зифа.
Нет комментариев