Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Әлфия Сәлах кызы Нәбиева 27 гыйнварда үзенең матур юбилеен билгеләп үтә

27 января 2022, 09:27

605

0

0

Әлфия Сәлах кызы Нәбиева 27 гыйнварда үзенең матур юбилеен билгеләп үтә

Китапханә хезмәте ветераны, гомеренең 38 елын китапханә эшенә багышлаган һәм Минзәлә үзәк китапханәсендә 22 елдан артык җитәкчелек иткән, бүген лаеклы ялда булган хөрмәтле хезмәттәшебез Әлфия Сәлах кызы Нәбиева 27 гыйнварда үзенең матур юбилеен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Әлфия ханым! Сезне туган көнегез – юбилеегыз белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Сез – көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел кеше. Чын күңелдән Сезне әлеге матур бәйрәмегез белән котлыйбыз, бәхет һәм сәламәтлек телибез! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез озын
һәм куанычлы булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, мул һәм бәрәкәтле тормышта озын гомер итүегезне телибез, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай.
Иң изге теләкләр белән китапханә коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X