Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Мөдәфис Самат улы Саматов 2 октябрьдә үзенең гомер бәйрәмен - 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

02 октября 2020, 10:03

507

0

0

Мөдәфис Самат улы Саматов 2 октябрьдә үзенең гомер бәйрәмен - 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Татар Мөшегесе авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Мөдәфис Самат улы Саматов 2 октябрьдә үзенең гомер бәйрәмен - 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кадерлебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле кеше бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Нинди генә изгелекләр эшләмәдең

Кешеләргә гомер буена.

Шуңа сине бар да яраталар,

Дус-ишләрең йөри кергәләп,

Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән

Яшик әле, әткәй, бергәләп.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фиразия, балаларың Чулпан- Ильнар, Салават-Миләүшә, Дилүс-Гүзәл, Эльвира-Марат һәм 9 оныгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев