Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Минзәлә мәчете имам-хатыйбы Рәмзил хәзрәт Садыйков: Сезне изге Рамазан ае җитү белән котлыйм!

15 мая 2018, 20:06

1149

0

0

Хөрмәтле мөселманнар, минзәләлеләр!

Бисмил-ләәһир-рахмәәнир-рахиим.

Сезне изге Рамазан ае җитү белән котлыйм!

Рамазан ул – ураза, Коръән, изге гамәлләр кылу, начарлыклардан, гөнаһлардан саклану ае. Дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешү өчен һәрбер мөселман әлеге айны тулысынча файдаланып калырга омтыла. Рамазан аенда ифтарлар үткәреп, мәчетләрдә җомга, тәравих намазларында катнашып, Аллаһның рәхмәтенә ирешүчеләрдән булыйк. Раббыбыз Коръәни Кәримдә әйтә: “Ашыгыгыз мөэминнәр изге гамәлләргә”(әл-Бәкара/148 аять); “Ярдәмләшегез, бер-берегезне өндәгез изге гамәлләргә вә бозык эшләрдән сакланырга, әммә гөнаһ һәм золым кылырга ярдәмләшмәгез!”(әл-Мәидә/2 аять).

Аллаһ Тәгалә, һәммәбезгә дә шушы Рамазан аенда ихласлык, сабырлык белән уразаларыбызны тотып чыгарга һәм гает көннәрендә шатланырга, сөенеп бәйрәм итәргә насыйп итсә иде.

Минзәлә мәчете имам-хатыйбы Рәмзил хәзрәт Садыйков.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X