Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салаховның Ураза гаете белән котлавы

02 мая 2022, 07:17

390

0

0

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салаховның Ураза гаете белән котлавы

Хөрмәтле Минзәлә районы халкы!

Сезне чын күңелдән изге бәйрәм көне белән котлыйм!

Ураза гаете– изге Рамазан аенда ураза тәмамлану бәйрәме.

Бу бәйрәм дөньяның барлык мөселманнары тарафыннан билгеләп үтелә һәм традиция буенча безнең республика һәм район халкы өчен иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Анда ислам диненең күп гасырлык традицияләре, аның югары әхлакый идеаллары чагылдырылган.

Барлык дин тотучылар өчен бу бәйрәм рухи чистарыну, мөмкин кадәр күбрәк игелекле гамәлләр кылу, якыннарыбызны кайгырту һәм игътибар юнәлдерү омтылышын гәүдәләндерә.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык һәм игелек телим!

Бәйрәмнәр якты һәм шатлыклы булсын, күңел тынычлыгы һәм гармония китерсен.

Ихтирам белән, район башлыгы Айдар Салахов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев