Минзәлә районы Бикбау авылында яшәүче әнкәебез Сәрия Асыл кызы Нуриева 4 нче декабрьдә 80 яшь тула
Әнкәй! Син һәрвакыт тормыш авырлыкларын сабыр гына җиңеп, барыбызга да изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Сиңа күңел тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез!
Рәхмәт әнкәй кулларыңны сузып
Бәхет теләп калган догаңа,
Киңәш-табышыңны кызганмыйча,
Фатыйхаңны биреп торганга.
Төрле чакны әнкәй, күргәнсеңдер,
Йөрәгеңдә күптер яра да,
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада!
Балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, онык-оныкчыкларыгыз.
Нет комментариев