Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков Корбан гаете белән котлый

    --, 11 август 2019 - 04:20
    77
    0
    0

    Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

    Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү

    Мөхтәрәм дин кардәшләр! Сезне олуг бәйрәм – Гыйд әл-әдхә – Корбан гаете белән ихластан тәбриклим! Корбан бәйрәме – Аллаһның хисапсыз нигъмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерергә, буйсынуыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирүче зур гыйбәдәт.

    Раббыбыз Коръәни кәримдә болай ди: “Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм (Аның исеме белән мохтаҗларны ашатыр өчен) корбан чал!” (“Кәүсәр” сүрәсе, 2 аять).

    Аллаһ тәгалә сезнең барлык изгелекләрегезне кабул итсен, яхшы гамәлләрегез өчен савапларын арттырсын, иманда-диндә ныгытсын, шәһәр вә районыбыз мәхәлләләренә бәракәтен бирсен!

    Ихтирам һәм изге догалар белән,

    Имам-мөхтәсиб Рәмзил хәзрәт Садыйков

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: