Минзәлә

Минзәлә районы

Рус Тат
Котлаулар

Минзәлә районы Калморза авылында яшәүче, кадерле Әнкәебез, яраткан әбекәебез Шакирова Гөлдәния Якуп кызына 13 нче августта 75 яшь тула.

13 августа 2022, 07:31

234

0

0

Минзәлә районы Калморза авылында яшәүче, кадерле Әнкәебез, яраткан әбекәебез Шакирова Гөлдәния Якуп кызына 13 нче августта 75 яшь тула.

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.
Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен,
Аяз көннәр булсын җаныңда.
«Бисмилләһ» дип син шатланып уян
Гомереңнең һәрбер таңында.
Ныклы иман һәрчак юлдаш булсын
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән балаларың: Фәнис-Эльвира, Фәнил- Венера, Вазыйх-Гөлнара, Зөһрә-Фәнил, оныкларың Искәндәр, Зәлия, Илиза, Марат, Сәйдәш, Инсаф, Гүзәл, Йосыф, Рамазан, Зәйнәп. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев