Минзәлә районы Советы депутаты Рәис Кашаповның Өлкәннәр көне белән котлавы
Иркәнәш җирлегенә караган барлык авылларда яшәүче өлкән буын вәкилләрен чын күңелдән Өлкәннәр көне белән котлыйм. Намуслы хезмәтегез белән сез җирлегебез һәм районыбыз үсешенә зур өлеш керттегез, шуның өчен сезнең алда бик рәхмәтлебез. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, имин тормыш, озын гомер, балаларыгызның, туганнарыгызның кадер-хөрмәтенә төренеп яшәвегезне телим.
Зур ихтирам белән, район Советы депутаты Рәис Кашапов.
Нет комментариев